Шушы көннәрдә Түбән Кама тәртип сакчылары "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел алдыннан бүләк - приют малайларын салон-чәчтарашханәгә чакырды.
Һәр балага тәҗрибәле осталар модалы прическа ясады. Малайларны үзгәрткән күңелле процедурадан соң полиция хезмәткәрләре балаларны татлы ризыклар белән сыйлады.
"Игелек -ул, барыннан да элек, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт. Һәр игелекле гамәл безне яхшырак итә, һәр изге гамәл хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек", – дип мөрәҗәгать итте балаларга приют тәрбиячесе Рәисә Алпыспаева.