Минзәләдә булачак әниләр сабак алды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

"Әни әлифбасы" аналар һәм балалар программасын тормышка ашыруга ярдәм итү уңаеннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгебелгечләре дәрес оештырды. 

Дәрес башында булачак әниләр үзләренең эмоциональ халәтен бәяләде. Аннан соң, булачак әниләрне диалогка чакыру һәм яхшы атмосфера тудыру максатыннан, психологлар "Комплимент" һәм "Пирог" күнегүләрен үткәрде. Организмның тынычлануына ирешү, психик һәм физик киеренкелекне киметү өчен "Ата-аналар бәхете - Поляна" релаксациясе үткәрелде.

Дәреснең мәгълүмат өлеше булачак әниләрне сабый йокысының үзенчәлекләре белән таныштырды.

Булачак әниләр зур кызыксыну белән дәрестә катнашты. Соңыннан чарада катнашучыларга "Яңа туган сабый ничек йокларга ятарга?" дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International