Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыра.
21нче декабрьдә 26 инвалид бала һәм ата-аналар өчен үзәкнең җыр җитәкчесе Н.Городилова белән тәрбияче Г.Гыйлаҗетдинова “Ап-ак кар ява иде” исемле кышкы күңел ачу чарасы оештырды. Балалар ярышты, уйнады, ләкин жинелгән кеше булмады. Ә кунакка килгән Кар бабайны балаларның бер дә җибәрәсе килмәде.