"Балкыш"та Яңа ел тамашасы узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Бүген Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында традицион бәйрәм иртәсе узды.

Яңа ел - ул үзенчәлекле шатлык һәм могҗиза вакыты, әкият вакыты. Матур традицияләргә ышансак, нәкъ менә шушы чорда барлык хыялларның тормышка ашуы мөмкин.

Приютта тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәмне оештыручылар Яңа ел могҗизасын тудырырга тырышты. Музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр җыр - биюле театральләштерелгән күңел ачу программасы әзерләде. Катнашучылар Кыш бабай, Кар кызы, убырлы карчык һәм башка әкият персонажлары катнашында шаян инсценировкалар тәкъдим итте. Барысы бергә биеде, әйлән-бәйлән уйнады, табышмаклар чиштер, җырлар җырлады, конкурсларда көч сынашты, Яңа ел шигырьләрен укыды. 

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде: бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Мезикова, балаларны бәйрәм белән котлады һәм барлык теләкләрнең үтәлүен теләде, һава шарлары белән музыка залын бизәгән Лилия Исхак кызы һәм Ләйсән Исхак кызы, шулай ук 27 нче урта мәктәпнең 3 "А" сыйныфы укучылары, музыкаль номер күрсәтте, бүләкләр тапшырды.

Соңыннан балалар Кыш бабай һәм Кар кызы исеменнән бүләкләр алды һәм рәхәтләнеп яңа ел фотосессиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International