Чистайның "Балкыш"ында мастер класс узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Яңа елга әзерләнгәндә балалар һәм ата-аналар белән бергә оештырган төрле эшләнмәләр мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 21 декабрьдә хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Яңа ел бүләкләредигән мастер-класс үткәрде.

Әлеге чараның максаты бала һәм ата-ана арасында низаглы хәлләрне кисәтү, шулай ук сукбайлыкны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды.

Балалар һәм ата-аналар белгечләргә мастер-класс өчен рәхмәт әйтте, уңай эмоцияләр алды, кайбер ата-аналар гаиләнең кичке ялына идеяләр тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International