21 декабре көнне “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгедә физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен ачык ишекләр көне узды.
Бу чара “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан үзәк оештырылуга 20 ел тулу көненә багышлап оештырылды. Очрашуга инвалид балаларга киләчәктә һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Казанова да чакырулы иде.
Бөгелмә халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Н. Казанова инвалид балаларның әти һәм әниләренә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесе белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган түбәндәге хезмәтләр турында мәгълүматлар җиткерде:
– квалификацияләргә туры килә торган вакансияләр буенча эшкә урнаштыру;
– үз эшеңне ачып җибәрүгә кагылышлы мөмкинлекләр турында;
– балаларның киләчәккә һөнәри юнәлеш сәләтләрен ачыклау өчен һөнәри тестлар уздыру һәм аларга төрле һөнәрләр буенча укыту-белем бирү мөмкинлекләрен карау;
– балалар өчен төрле предприятие һәм оешмаларга экскурсияләр оештыру.
Әти-әниләр бу очрашуда үзләрен кызыксындырган күп сандагы сорауларын да бирә алды. Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Казанова бүгенге көндә хезмәт базарында сорау зур булган һөнәрләр, сәламәтлеге буенча физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында мәгълүматлар, киңәшләр бирде.