"Өмет" үзәгендә Яңа ел бәйрәме белән котлаулар башланды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Биектау районының Казаклар авылыннан Сафиннар "Олы яшьтәге  кешене кабул итеп алучы  гаилә" республика проекты кысаларында, мөстәкыйль рәвештә үз-үзен  карый алмаган ялгыз, олы яшьтәге пенсионер  Ш.Низаметдинованы үз гаиләсенә тәрбиягә кабул итеп алган иде.

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре бу гаиләдәге хәлне гел контрольдә тота. 24 декабрь көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече, шәфкать туташы, юристконсульт һәм психолог  чираттагы тапкыр олы яшьтәге  кешене кабул итеп алучы гаиләдә Шамсеруй Низаметдинованың  яшәү шартларын тикшерде һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итте.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, гаиләдәге вәзгыять тотрыклы, гаилә әгъзалары һәм өлкән кеше арасында үзара мөнәсәбәтләр яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International