Яңа ел якынлаша...

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21 нче декабрьдә Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 30 бала өчен "Яңа ел планета буенча атлый" дигән Яңа ел чарасы үткәрелде.

Әлеге чараны иганәчеләр һәм волонтерлар Екатерина Исмәгыйлева һәм Талия Садыйкова оештырды. Бәйрәмне үткәрүдә шулай ук “Кура җиләгедәй фил” анимация төркеме, “Бала-чага” балалар кием-салым кибете,  “Brownie” кондитер төркеме дә катнашты.

Тамаша башлануын белгертеп "Өч песи" мультфильм геройлары балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм атмосферасына җәлеп итте. Алар бик күп төрле конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Кыш бабай килүгә җырлы һәм биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм башланды. Тамаша тәмамланганнан соң һәр бала Кыш бабай һәм Кар кызы шигырьләрен укыды, персонажлар белән фотога төште, Яңа ел бүләкләре алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләргә баеды. Бәйрәм ахырында әкият персонажлары барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм киләсе елда теләкләренең тормышка ашуын теләде, ә балаларны бәйрәм табынына чәй өстәле янына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International