Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалы студентларының бәйрәм концерты булды.
Чараның максаты: бәйрәмчә, дустанә шартлар тудыру, хөрмәт хисе һәм яшь буынның өлкән яшьтәге кешеләр белән иҗади хезмәттәшлеген үстерү.
"Без генә" дигән вокал-хореография студиясе җитәкчесе Ирина Сергеева социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Студентлар төрле халыкларның дәртле биюләрен һәм җырларын башкарды. Чара барышында яшь артистлар төрле интеллектуаль биремнәр ярдәмендә тамашачылар белән аралашты. Бу залда яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы булдыру мөмкинлеге тудырды.
Чарада 37 кеше катнашты.