"Кояшлы" үзәгенә Кытайдан кунаклар килде

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21нче декабрьдә Генераль консул У Инцинем әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы консульствосы делегациясе Казанның "Кояшлы" тернәкләндерү үзәгенә дустанә очрашуга килде.

Кунакларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов озатып йөрде. Кунаклар  өчен күзәтү экскурсиясе үткәрелде, эштә кулланылган технологияләргә күзәтү ясалды. Кунакларыбыз балалар өчен Кытай мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре турында якты видеопрезентация әзерләде. Әлбәттә, бу Яңа ел алды очрашуы бүләкләрсез булмады. Очрашу барышында киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзүгә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International