Татарстанның өч предприятиесе хезмәт хакы буенча гомуми суммасы 3,3 млн сумнан артык булган бурычларын кайтарды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Минзәлә районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән  "Чулман" ҖЧҖ 256 хезмәткәренә 1863,0 мең сумлык бурыч кайтарды.

Минзәлә районының тагын бер авыл хуҗалыгы предприятиесе – "Минзәлә" ҖЧҖ 1429,0 мең сум акча түләп 140 хезмәткәренә әҗәтен түләгән.

Устав капиталларына, венчур инвестицияләргә, шул исәптән инвестиция компанияләре ярдәмендә капитал салу буенча үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Казанның "Бионоватик" ҖЧҖ , 1 хезмәткәр алдында 83,5 мең сумлык бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International