Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

11 һәм 13 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгедә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 2019 елга квоталар билгеләү” карарын үтәү соравы буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 24 предприятиесе һәм оешмасы вәкиле катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга карар формалаштыру тәртибе, карарны үтәмәгән өчен җаваплылык, шулай ук хисап бирү сроклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга инвалидлыклары булган гражданнарның резюме банкы белән танышырга тәкъдим ителде.

Шулай ук киңәшмәләрдә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү, яшь буенча дискриминациягә юл куймау һәм барлык эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне мәҗбүри үткәрү мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International