Яшел Үзәндә мобиль офис эшен дәвам итә

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы озак вакытлы тернәкләндерү уздыручы "Большие Ключи" наркологик тернәкләндерү үзәгендә булды.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгече тернәкләндерү узучы 33 гражданга консультация үткәрде. Алар Яшел Үзән предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә булган вакансияләр, шулай ук мәшгульлек өлкәсендәге дәүләт хезмәтләре, шул исәптән эшсез гражданнарны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә укыту һәм үзмәшгульлек оештыру турында мәгълүмат алды.

Гражданнар үз эшләрен ачуга зур кызыксыну белдерде. Авыр тормыш хәлендә калган яшьләр киләчәккә оптимизм белән карый, очрашуда катнашучыларның күбесе тернәкләндерү үткәннән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International