Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы гаиләләр өчен яңа ел тамашасы оештырды.
Салкын һәм искиткеч матур кышкы көндә балалар Кыш бабай йорты урнашкан әкияти урманда булды. Балаларны Кар кызы һәм аның ярдәмчеләре каршы алды. Әкият геройлары балаларны "Бип-бип-машина" һәм "Күңелле паровозик"та йөрттеләр, Кыш бабай биләмәләрен күрсәттеләр. Кар кызы балаларга Кар уеннары, үзенчәлекле конкурслар, биюләр, җырлар һәм хәтта сабынлы шоу әзерләгән иде. Балалар шатланды.
Чара ахырында балалар әйлән-бәйлән уйнады, кышкы тылсымчыга шигырьләр сөйләде, бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Һәр катнашучы истәлекле сувенирлар һәм татлы призлар белән китте.