Яңа ел алдыннан Лаеш тернәкләндерү үзәгендә һава-десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәр ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы һәм "Плодоовощная база" ҖЧҖ вәкилләре килде. Әлеге оешмалар инвалид балаларга даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтә.
Очрашу башында кунаклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.Шуннан соң балаларны сюрприз көтә иде – Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килде.
Балалар рәхәтләнеп уйнады, җырлар җырлады, әйлән-бәйлән уйнады, ә соңыннан Кыш бабай белән селфи ясадылар. Чарада катнашучыларның барысы да онытылмас тәэсирләр алды.