Питрәчнең "Кайгырту" үзәгендә балалар өчен бүләкләр әзерләделәр

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның декабрь аенда Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Уенчыклар кәрҗине" акциясе уздырылды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләр балаларның яшь үзенчәлекләрен, нәрсә белән мавыгуларын исәпкә алып сайлап алынды. Шулай ук викторина һәм осталык дәресләре рәвешендә төрле мәдәни-ял чаралары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International