Югары Осланда янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик рейд оештырылды

2018 елның 21 декабре, җомга

Кышкы чорда салкыннар башлану белән җылыту һәм электр җиһазлары системалары белән бәйле янгын чыгу куркынычы арта.

Шуның белән бәйле рәвештә 19 декабрьдә "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгынга каршы күзәтчелек хезмәткәрләре белән берлектә Югары Ослан муниципаль районында социаль хезмәт алучылар янына барды.

Профилактик рейд барышында янгыннарның төп сәбәпләре аңлатылды, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләре, электр җиһазны куркынычсыз куллану, янгын чыккан очракта эш тәртибе турында сөйләделәр. Рейд оештыручылар янгын белдерүчеләрнең эшен тикшерделәр һәм батарейкаларны алыштырдылар. Ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруның телефон номерларын искә төшерделәр, мичне һәм электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International