Патриотик тәрбия бирү максатында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Безнең Ватан-Россия. Ватаным символлары" темасына презентация узды.
"Безнең планетада яшәүче һәр кеше үз иле өчен горурлык хисләре кичерә", – дип башлады чараны тәрбиячеләр. Алар балаларга Россия гимны һәм флагы турында сөйләде. Галина Волкова һәм Энҗе Хөснетдинова дәүләт символикасының ничек күренүен белү бик аз, аның әһәмиятен дә белү мөһим, дип ассызыклады.