Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау-физик культура инструкторы Зөһрә Закирова "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" дигән сәламәтлек дәресен үткәрде.
Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, социаль хезмәт алучыларны физик культура, спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәтлекнең кадерен белү.
Катнашучыларга күпьяклы йогынты ясый торган төрле күнегүләр белән комплекс тәкъдим ителде. Шөгыль азагында сулышны торгызу өчен гимнастика дә үтәлде. Күнегүләр катнашучыларның күңелләрен күтәрде һәм аларның хәрәкәт җитезлеген арттырды.
Социаль хезмәт алучылар дәресләрдән канәгать калды һәм күтәренке кәеф алды. Чарада 18 кеше катнашты.