Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр бүлмә гөлләре үстерергә өйрәнә

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

"Бүлмә гөлләре – безнең дуслар!"- шундый девиз астында бүген Түбән Кама  "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында дәрес узды.

"Хуҗалык академиясе" программасы буенча үткәрелгән чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме кызлары һәм малайлар катнашты.

Дәрес-практикумда балалар бик күп яңа нәрсәләр белде: бүлмә үсемлекләре нинди була, аларның исемнәре, бүлмә үсентеләрен карау кагыйдәләре белән таныштылар, кеше тормышында аларның әһәмияте турында сөйләштеләр.

Балалар бик тырышып эшләде; чәчәкләр сиптеләр, чүлмәкләрдә туфрак казыдылар, вак яфраклы үсемлекләр казып, зур яфраклы салфетка белән юешләделәр.

"Бүлмә гөлләре тормышыбызны ямьләндерә. Аларны күзәтеп, балалар яхшырак, ачык һәм ярдәмчел булырга өйрәнә", – дип саный тәрбиячеләр Җәмилә Шәмсетдинова һәм Марина Николаева.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International