Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары, бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.
Йомгаклауга багышланган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Маргарита Максимова катнашты.
Хакимият органнарының максатлары, бурычлары халык фикерен һәм хакимият институтларының ачыклыгын исәпкә алуның яңа формасы булып тора. Проектта дүрт социаль блок министрлыгы катнаша, алар халык белән күбрәк хезмәттәшлек итә: Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Проект җәмәгатьчелеккә һәм республика халкына хакимият органнары белән берлектә киләсе елда үтәү өчен өстенлекле бурычлар формалаштырырга, ә аннары аларның үтәлешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Беренче этапта министрлык экспертлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары 2019 елга ведомстволарның актуаль максатлары һәм бурычлары буенча уңышларының төп күрсәткечләре белән 80нән артык тәкъдим әзерләде.
Сораштыру 2018 елның 18 октябреннән 16 ноябренә кадәр дәвам итте.
Иң күп тавыш җыйган максатлар турында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышына. Нәтиҗәдә, рейтинг нәтиҗәләрен исәпкә алып, һәр министрлык өчен 2019 елга ачык күрсәткечләр белән 7 төп бурыч билгеләнде.
Сынау проектын гамәлгә ашыру моның белән генә тәмамланмады. Республика халкының куелган максатларга һәм бурычларга ирешүен контрольдә тоту мөмкинлеге булачак. Хакимият органнарының аларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри гавами хисаплылыгы каралган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы буенча формалаштырылган максатлар:
1. Эшсезлек үсешен булдырмау. Рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5 % тан артмаска тиеш;
2. Яшь белгечләргә ярдәм итү. Эшсезләр составында чыгарылыш сыйныф укучылары өлешен 5 % тан 3% ка кадәр киметү;
3. Аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү. Ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75 % тан 80% ка кадәр арттырырга;
4. Сәламәтләндерү-һәркем өчен ачык булу. Мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15% тан 25% ка кадәр ташламалы шартларда пенсионерларны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүне арттыру;
5. Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре күрсәтүне 68,3% тан 69,3% ка кадәр, инвалидларны-55,5% тан 56,5% ка кадәр арттыру;
6. Имин хезмәт. 1000 хезмәткәргә җитештерү травматизмы дәрәҗәсен 0,65 дән 0,6 ка кадәр киметү;
7. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу. Гаилә тормышын җайга салу формасы булган балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан чыккан балалар өлешен 90% тан 92% ка кадәр арттыру.