Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.
Буа муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлеген гамәлгә ашыручы "Дружба" ҖЧҖ 50 хезмәткәре алдында 632,7 мең сумлык бурычын кайтарды.
Балтач муниципаль районында үз эшчәнлеген күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә алып баручы "Балтач" ҖЧҖ 2 хезмәткәренә 156,7 мең сумлык әҗәтен каплады.
Балтач районында үз эшчәнлеген эшкәртү тармагында җәелдергән "Ушма" ҖЧҖ 18 хезмәткәр алдында 110,0 мең сумлык бурыч түләде.