Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бүген 6 нчы шәһәр сырхауханәсендә узган медицина хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашуда катнашты.
Чараның максаты өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе, шартлары турында Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турындагы закон нигезендә хәбәр итү иде. Күрсәтелә торган социаль хезмәтләр төрләре һәм исемлеге, тарифлар, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы, аның үзенчәлекләре, эчтәлеге, түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында шулай ук "Өлкән кешене гаиләгә кабул итү" проекты турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларга элемтә өчен мәгълүмат калдырылды, "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмат материалы таратылды.