14 декабрьдә Биектау районының "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Әкият" татар дәүләт курчак театрына сәяхәт оештырды. Бу тамашага социаль хезмәт алучы дүрт бала чакырылган иде.
Балаларны биредә матур итеп бизәлгән чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Алар чыршы янында төрле уеннар уйнады, конкурслар да катнаштылар. Соңыннан балалар рәхәтләнеп "Щелкунчик” спектаклен карады. Тамаша ахырында Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга яңа ел күчтәнәчләре өләште.
"Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге балалар һәм әти-әниләр исеменнән шушы бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтен белдерә.