Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр киләчәк тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле барлык күнекмәләрне осталык дәресләрендә үзләштерәләр.
Шушы көннәрдә балалар тәрбияче Руфия Мөхәммәтҗанова белән "Светофор – безнең иң яхшы дустыбыз" дигән темага иҗади дәрес үткәрделәр. Чара барышында балалар дисклардан светофор ясады, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар светофорның юл хәрәкәтендә катнашучыларның ярдәмчесе булуына инандылар һәм аның сигналларын төгәл үтәргә кирәк.
Балалар чын-чынлап шөгыль белән мавыгып, актив эшләделәр.