Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясаучы шәфкать туташы Г.Мостафаева умыртка сөяге һәм баш мие тамырлары кысылган очракта массажның роле турында мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәтү, кан әйләнешен яхшыртуда Кузнецов аппликаторының роле.
Массаж кеше организмына күп яклап уңай тәэсир итә. Массаж барышында кан әйләнеше яхшыра һәм лимфа җепләренең эшчәнлеге арта. Нәтиҗәдә күзәнәкләрнең туклануы яхшыра һәм алар кислород белән тәэмин ителә. Массаж ясау техникасын яхшы белгән очракта гына чын дәрәҗәдә дәвалануның файдасын күрергә мөмкин.
Мастер-класс дәвамында социаль хезмәт алучылар түбәндәге массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәнде: сыпыру, суккалау, уып алу һәм сөртү. Г.Мустафаева массаж ясауда куллана торган берничә массажер һәм Кузнецов аппликаторы белән эшләү юлларын күсәтте. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар бер-берсенә массаж ясап, тәкъдим ителгән ысулларны ныгыттылар. Алар мастер-класстан зур канәгатләнү хисе белән таралыштылар. Чарада 10 кеше катнашты.