Спаста “Оекбашлар бүләк ит” хәйрия акциясе

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген, 14 нче декабрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Александр атакай һәм Изге Авраам чиркәве хезмәткәрләре “Оекбашлар бүләк ит” хәйрия акциясе уздырды.

Әлеге хәйрия акциясенең максаты: бер-береңә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә җылы оекбашлар бүләк иттеләр, күңел тынычлыгы һәм нык сәламәтлек теләделәр. Социаль хезмәт алучылар бик шатландылар, рәхмәтләрен белдерделәр. Барысы да бик канәгать калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International