Бөгелмәлеләр буйшлай юридик ярдәм алды

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.

Чараның төп максаты булып Бөгелмә шәһәренең якланмаган һәм аз керемле гражданнарына консультатив ярдәм күрсәтү. Чарада төрле социаль төркем вәкилләреннән җиде кеше катнашты. Аларның өстенлеге-аз керемле гражданнар: пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар.

Бу көнне килгән сораулар хезмәт хокук мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә гражданнар квалификацияле консультация алды. Шулай ук гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International