"Шатлык"та Кар бабай ясадылар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Питрәч  "Шатлык"  приютында  тәрбияче Р.Апакимова  кечкенә төркемдә тәрбиянәлүчеләр белән табигый материалдан "Оста куллар" дигән исемләнгән түгәрәк  эшен алып баруны дәвам итә.

"Шат Кар бабай” темасы буенча дәресне планлаштырганда балаларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды. Дәреснең максаты: белем бирү, коррекция һәм тәрбия бирү.

Тәрбияче балаларда практик күнекмәләрен өйрәтү, кулларның вак моторикларын ныгыту, логик фикерләү, хәтер, игътибарлылыкны арттыру бурычын куйды. Балалар зур кызыксыну белән практик биремне үтәделәр. Куелган максат ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International