2018 нче елның 18 нче декабренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 277 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 218 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 38 201 вакансия. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 426 хезмәт урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,27 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 585 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 553 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган, 58 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статуска ия булды.