Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә Гаилә үзәге белгечләре, Халыкның мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән бергә икенче курс студентлары өчен “Бүгенге хезмәт базары: хәзерге көндә һәм перспективада кадрларга ихтыяҗ” дигән темага чара уздырды.
Чараның максаты: студентларда эшкә урнашу алымнары һәм ысуллары буенча күнекмәләр булдыру, үз-үзеңне тәкъдим итү юллары, резюме төзү кагыйдәләре, эшкә кабул итү вакытында үз-үзеңне тоту тәртипләре белән таныштыру.
Төзелеш-техник көллиятенең әлеге чарада катнашкан студентлары локомотив машинисты һәм лаборант-эколог белгечлекләре буенча белем алалар. Халыкның мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунёва яшьләр белән эш бирүче белән сөйләшү техникасына кагылышлы сораулар турында диспут үткәрде. Гаилә үзәге белгечләре укучылар белән эшкә урнашу, хезмәт базары темаларына кагылышлы тренинглар, уеннар оештырды. Чара тәмамлангач, анда катнашкан студентларның һәммәсенә дә эш эзләү мәсьәләләрен яктырткан буклетлар таратылды.