"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2 нче балалар музыка мәктәбе оештырылган концерт узды.
Яшь музыкантлар баянда, скрипкада, флейтта уйнау осталыкларын күрсәттеләр, ә җырчылар күңелле әсәрләр белән сөендерде.
Бәйрәмне оештыручы Алсу Галиева табышмаклар, танып-белү викторинасына конкурс үткәрде. Бәйрәм ахырында үзәк карамагындагылар татлы призлар алды.