Бөгелмәдә Лев Толстой иҗатына багышланган кичә оештырылды

2018 елның 14 декабре, җомга

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм 10 нчы мәктәпнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылары "Толстой - тулы бер дөнья" дигән әдәби конференция уздырды. Чара Лев толстой елына багышланган иде.

Конференция балаларның язучы тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтүгә, классика әсәрләренә җәлеп итүгә, китап укуга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Укучылар приютта тәрбияләнүчеләргә Лев Толстойның балачагы һәм яшьлеге турында сөйләде. Балалар  Лев Толстой крестьян балалары өчен мәктәп ачуын белде. Ялкынлылар, үз чиратында,  театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Бөек классикның әкиятләрен искә алып, балигъ булмаганнар викторина сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International