13 декабрь көнне ИТ-паркта Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә шәһәрнең 27 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре, шулай ук Пенсия фонды һәм социаль яклау белгечләре катнашты. Чарага 890 кеше, шул исәптән 267 мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар килде. Эш эзләүчеләр игътибарына шәһәрнең компьютер базасында булган 16 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде. Ярминкә нәтиҗәләре буенча эш бирүчеләргә 97 юллама бирелде.
Әлеге чара уңаеннан Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырды.