Яр Чаллыда 10 декабрь көнне "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Екатерина Бондарева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Екатерина Андреевна Татарстанның Зәй районы Пенячи авылында туа, урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Бондаревлар гаиләсе еш кына күчеп йөри. 14 яшендә Екатерина Андреевна Алабуга элемтә бүлегендә счетовод ярдәмчесе булып эшли башлый, анда Бөек Ватан сугышы елларында да хезмәт куя.
1962 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 15 ел Татарстан авылларында рус теле һәм әдәбияты укыта.
1969 елда Екатерина Бондарева даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчә. 20 елдан артык "Камгэсэнергострой" китапханәсендә эшләгән, аны булдыруның чишмә башында торган.
"Хезмәт ветераны" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Шулай ук Мулланур Әгъзамов да юбилеен билгеләп үтте. "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы инвалидына 93 яшь тулды.
Мулланур ага тумышы белән Актаныш районы Чуракай авылыннан. 1939 елда Чуракай җидееллык мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый, 1940 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.
1943 елның гыйнварында аны армиягә алалар. Мулланур Әгъзәмов пехота гаскәрләрендә, өлкән сержант званиесендә разведкада һәм ракета өлешендә хезмәт итә. Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссия һәм Кытай Республикасының Маньчжурия провинциясен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Сугышларда ике тапкыр яралана.
Юбиляр 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп кенә башка медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Мулланур Әгъзәмов үз һөнәренә тугры калып, мәктәптә эшли, Казан укытучылар институтын, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Аның педагогик стажы-40 ел, шуларның соңгы 32 елда мәктәп директоры булып эшләгән.
"Ышаныч" комплекслы үзәге исеменнән юбилярны үзәк район буенча өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Вәлиева котлады.