11 декабрьдә "Бергә булдырабыз" республика проектын һәм инвалидлар декадасын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Талант белән уртаклашыгыз!" дигән иҗади кичә узды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре биеде, кыш турында шигырьләр сөйләде, осталык һәм җитезлектә көч сынашты, караоке җырладылар.
Сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады, реабилитантлар һәм аларның гаиләләре өчен Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында Бетховен, Моцарт, Шуберт, заманча авторларның музыкасы яңгырады.
Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм уңай эмоция алды.