Инвалидлар декадасы уңаеннан Тукай муниципаль районында да чаралар оештырылды.
Районның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе базасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Бию-хәрәкәт терапиясе” темасына сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Чара психоэмоциональ киеренкелекне, куркуны һәм агрессивлыкны төшерүгә, уңай эмоцияләр уятуга һәм коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп максаты балаларны хәрәкәтләр белән хис-кичерешләрне үзара бәйләргә өйрәтү, бию хәркәтләре аша хис-тойгыларны өйрәнү һәм аларны чыгару.
Чарада сәламәтлекләре чикләнгән 20 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес вакытында психолог "Төсне биибез", "Әйлән-бәйлән", "Кул, аяк, баш биюе", "Парлы бию" һ.б. практик күнегүләр үткәрде.
Чара ахырында балалар белән киеренкелекне төшерү һәм сулыш алу күнегүләре оештырылды.