Аксубайда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балаларга алиментлар түләмәгән бурычлы кешеләр буенча сәфәр кылды.
Әлеге чара алимент түләүләре буенча бурычлары булган кешеләр белән эшкә урнашу кирәклеге турында аңлату - мәгълүмати эш алып бару максаты белән үткәрелә. Очрашу барышында белгечләр гражданнарга хезмәт базасында булган вакансияләр тәкъдим итте.