Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен "Агрокласс" семинары оештырылды.
Семинарның максаты аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү. Аны "Татарстан республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр арасында дөнья чемпионаты психологы уздырды. Тәрбиячеләр игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дидактик материал, ә атап әйткәндә, түбәндәге уен комплектлары тәкъдим ителде: "Бакча. Җимеш. Яшелчә. Үзең утырт"; "Ашлык басуы. Ничек икмәк үстерәләр"; "Авылдагы тормышы рәвеше"; ФФерма. Йорт хайваннары". Уен комплектлары халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "Агрокласс" һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчага сатып алынган.
Педагогларга, график буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бер төркем балаларны алып килеп, әлеге уен комплектлары ярдәмендә дәресләр үткәрү мөмкинлеге тудырылачак.
Семинарда Әлмәт шәһәре балалар бакчаларыннан 53 педагог катнашты.