Лаешның "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү үзәге базасында оештырылган "Дорогою добра" отряды волонтеры Айдана Йосыпова "Волонтер года-2018" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Ул "Социаль волонтер" номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Җиңүчегә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Алтын көз" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре конкурска эш тәкъдим итүдә методик һәм практик ярдәм күрсәттеләр.