11 нче декабрьдə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Сəламəтлек мəктəбе" программасы кысаларында "Кышкы күңел күтəренкелегенең сере" темасына əңгəмə уздырылды.
Əңгəмə барышында түбəндəге сораулар каралды: кыш көне дөрес туклану; кышын дəрт-дəрманны ничек сакларга; салкын көннəрдə кəефне ничек яхшыртырга. Кышын организм хəлсезлəнə - сезонлы күңел төшенкелеге, ару, хəлсезлек, йокы килү - һəркемгə хас күренешлəр. Сəламəт тормыш алып барсаң, күбрəк саф һавада йөрсəң, витаминга бай продуктлар ашасаң, поливитаминнар кабул итсəң, болардан котылырга мөмкин.
Кыш ул - елның гүзəл бер мизгеле, саф һавада йөреп кайткач, жылы юрганга төренеп, китап укуга, музыка тыңлауга ни житə. Əңгəмəдə катнашучылар да бу фикерлəр белəн килештелəр, фикер алышуда бик телəп катнаштылар, сораулар бирделəр һəм тəфсилле жаваплар алдылар.