Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә картларны һәм инвалидларны тәрбияләүдә инновацион технологияләр куллану дәвам итә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" дигән дәрес узды.

Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе - озак вакытлар авыр хәлдә ятучы кешеләрне тәрбияләүчеләрне авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәтү ул.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе" инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында "Авыручыларны тәрбияләү һәм тернәкләндерү чараларының роле һәм әһәмияте" дигән темага бишенче дәрес булып узды. Бу теманы Россия социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге дәүләт учреждениесе баш белгече Резеда Шәфигуллина үткәрде.

"Наз" үзәге психологы Әльмира Газизова "Авыр хәлдәге кешеләр белән аралашу үзенчәлекләре" дигән темага дәрес үткәрде һәм белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International