Әлмәттә социаль-тернәкләндерү консилиумының быелгы йомгаклау утырышы

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының йомгаклау утырышында катнашты.

Әлеге  чарага  ата-аналары спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә социаль куркыныч хәлдә булган һәм балигъ булмаган балаларын тәрбияләү  буенча ата-ана бурычларыннан үтәмәүче 13 гаилә чакырылган иде. Комиссия әгъзалары тарафыннан ведомствоара патронированиенең  башлангыч этабы сроклары  билгеләнде  һәм социаль куркыныч хәлдә булган һәр гаиләне реабилитацияләүгә юнәлдерелгән ведомствоара чараларның индивидуаль планнары  эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International