Чирмешән районында "Дөньяга елмаю бүләк ит" чарасы узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Чирмешән районында Инвалидлар декадасына багышланган чара узды.

Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Доброе сердце" Чирмешән муниципаль районында социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм социаль педагоглары волонтерлар белән берлектә хәйрияче һәм МДЦ сәнгать җитәкчесе ярдәмендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен  бәйрәм оештырды.

Бәйрәмдә балалар яшьләр ял итү үзәгенең икенче катында уйнадылар, "Каникулда монстрлар" дигән мультфильм карадылар, уеннарда катнаштылар, концерт номерлары тыңладылар һәм башка бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнделәр. Традиция буенча бәйрәм тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International