Кичә, 10 декабрьдә, "Бергә булдырабыз!" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре белән уртак чара узды.
Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 24 кеше катнашты. Елена Курлянова кызыклы викторина үткәрде.
Балалар "Айболит", "Мойдодыр", "Федорино горе", "Муха-Цокотуха" әсәрләрендә, шулай ук әкият геройларында кунакта булды.
Чара ахырында балаларга "Мойдодыр" мультфильмын карарга тәкъдим ителде.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар әкиятләр турындагы белемнәрне ныгытып кына калмыйча, хәтер, фикерләү, сүз үстерергә, танылган язучы әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.