"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы буенча чаралар уза

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе"  социаль программасын  тормышка ашыру уңаеннан өч социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чара үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр әлеге программа буенча актив шөгыльләнә. Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде. Шулай ук аларга "Манипуляция серләре. Хәмер. Оештыру гомуми эш" дип аталган фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International