Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төрле чаралар оештырылды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төрле чаралар узды.

Ункөнлекне ачу тантанасы 3 декабрьдә учреждениедә үтте. Концерт программасы кысаларында район мәдәният сарае һәм балалар иҗат йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар матур концерт әзерләгәннәр иде. Декада ачылышында Минзәлә районы советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлова чыгыш ясады. Алар барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Учреждение директоры Ирина Исмәгыйлева үз чыгышында интернат-йортта төрле группадагы 52 инвалид яши, дип билгеләп үтте. Учреждениенең иң мөһим бурычларыннан берсе-аерым ихтыяҗлары булган кешеләр турында кайгырту, алар өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру.

4 декабрьдә учреждение сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Алар матур концерт әзерләгәннәр иде.

6 декабрь көнне Хуҗәмәт авыл җирлеге үзешчәннәре интернат-йортта кунакта булды. Алар шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар, халык белән бергә биеде, шулай ук тәм-томнар, күчтәнәчләр алып килгәннәр. Шул ук көнне сәхнәдә Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.

7 декабрьдә иң кечкенә артистлар – 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм тәкъдим итте.

Инвалидлар декадасы 10 декабрьдә " Җиңү" «район киноучреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел комедиясен күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International