Бөгелмәнең "Яңарыш" үзәгендә медицина тематикасына очрашу узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

"Бергә булдырабыз" республика проектын һәм "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" программасын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табиб-гинеколог Оксана Кудряшова белән очрашу узды.

Хатын-кызлар сәламәтлеген, хатын-кызлар физиологиясен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре кузгатылды. Сәламәт гадәтләр булдыру, дөрес баланслы туклану, шәхси гигиена күнекмәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International