Яр Чаллының "Ышаныч" үзәгендә түгәрәк өстәл очрашуы узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә тормыш алып баруы шактый авыр. Шулайда да ата-аналар ярдәмендә балалар тулы канлы тормыш белән яши, үсә, зур уңышларга да ирешә.

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мөмкинлекләр чикләнгәнме?" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Бу вакыйганың төп геройлары -  шәһәрдә генә түгел, республикада да үзләренең иҗади казанышлары белән билгеле булган гаиләләр.

Кунаклар арасында "Безнең мирас" балаларга ярдәм итү фонды вәкиле, "Автоградбанк" ААҖ хезмәткәре Юлия Мөбәрәкшина да бар иде. 2011 елдан фонд "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан оештырыла торган төрле чараларда актив катнаша һәм балалы гаиләләргә максатчан хәйрия ярдәме күрсәтә.

Чараны алып баручы психолог Наталья Маркина кичәнең геройлары белән аралашканда, һәр баланың индивидуаль булуына басым ясарга тырышты, мөстәкыйль тормыш юлында барлыкка килгән барлык кыенлыкларны һәр көн үтүгә игътибар итте.

"Гаилә альбомы" социаль проектын тормышка ашыруда катнашкан күп балалы Арестовлар гаиләсенә кичәнең аерым бите багышланган иде.

Үткәрелгән чара анда катнашучыларга югары бәя бирде. Алар билгеләп үткәнчә, үзенчәлекләре булган балаларның ничек яшәве турында халыкка җиткерү бик мөһим.

"Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән эшләүнең төрле формаларын кулланырга тырыша. Кичәгә әзерлек өч атна дәвамында алып барылды. Шәхси эштән тыш видеомонтаж өлкәсендә белемнәр кирәк булды, чөнки мәгълүматның зур күләме экранда күрсәтелде.

"Без юкка гына яңа чара формасын сайламадык, – ди сценарийны оештыручы һәм эшләүче, социаль эш буенча белгеч Татьяна Кузнецова. – Социаль хезмәт алучылар арасыннан тамашачыларны төп геройларның казанышлары, аларның иҗаты белән таныштыру бурычын куйганнан соң, ата-аналар үзләре бу нәтиҗәләргә нинди ысуллар белән ирешүләре турында сөйләүләре мөһим иде. Нәкъ менә түгәрәк өстәл артында очрашулар ирекле аралашу атмосферасы тудырырга сәләтле, ә видео һәм фотоматериалларга мөрәҗәгать итү кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә ясый".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International