"Астра" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Эверест"та булдылар

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны "Эверест" уку үзәгенә чакырдылар.

Кызларга төрле прическа ясадылар, ә кемдер чәчен кистерде. Уку үзәге персоналы сак, игътибарлы булды һәм реабилитантларның барлык теләкләрен дә искә алып эш иттеләр. Кызлар күңелле итеп вакыт үткәрде һәм бик күп уңай эмоцияләр алды. Акциядә 13-18 яшьлек 5 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International